Фазылҗанов Әхмәтхан Фазылҗан углы, 1907 нче елның 3 августында, Арча районы Түбән Мәтәскә авылында Фазылҗан һәм Бибиасма гаиләсендә дөньяга килгән. Балачагы , яшьлеге ямьле “Ия” елгасы урнашкан Түбән Мәтәскә авылында уза. Бик яшьли “Киров “ колхозында хезмәт күрсәтә башлый. Үсмер егет Казиле кызы Әминәгә гашыйк булып, тормыш корып җибәрәләр. Колхозда хезмәт хакы әз түләнгәнлектән, бәхет эзләп, Мәскәү каласына юл тоталар. Мәскәү өлкәсе, Подольск шәһәренә килеп урнашалар. Анда да эш табуы авыр була. Инде Балашиха шәһәрендә эш табып, матур гына яшәп киттек дигәндә, бар җиһанны тетрәндереп, сугыш афәте аваз сала. Туган иле , халкы, балалары, тынычлыгы өчен дәү әтием дә үз теләге белән сугышка китә. Сугышның беренче көненнән ук Калуга шәһәрен саклый. Ул - укчылар полкының минометчигы була. Аны ике яшь баласын кочаклап, дәү әнием озатып кала. Дәү әтием киткәндә : “ Балаларны ал да, туган якка кайт, Әминә “ – ди. Дәү әнием ике йөрәк пәрәсенең каберлеген калдырып, биш яшьлек кызы Флёраны, күкрәк баласы – Фәргатьне алып, йөк поезды өстендә утырып, ике атна дигәндә , Түбән Мәтәскә авылына кайтып егыла. Дәү әтиемнән бер хәбәр дә булмаса да, дәү әнием аның исәнлегенә күңеле белән ышана. 1942 нче елның зәмхәрир суыгы, дәу әтиемнең кулын гына түгел, йөрәген дә өшетә. Автомат тота торган кулы өшегәнне , инде сугышка яраксыз икәнен әйтеп, комиссовать иткәч, төшенкелеккә бирелеп, дәү этием туган авылы, Түбән Мәтәскәгә кайтып төшә. Кайткан көнне үк, туган ил алдындагы буручын дәвам итү өчен колхоз эшенә чыга. Көченнән килгән бар эшне башкарырга тырышып, ил өчен көрәш барган чорда, үзеннән әзме –күпме файда китерергә тели. Җиңү көнен дәү әтием яшь аралаш шатлык хисе белән каршылый торган булган. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен дәү әтием күп кенә медальләр белән бүләкләнгән. Ул медальләр – синең якты истәлегең, дәү әтием! Рәхәт, якты, тыныч тормышта, дүрт баласының игелеген күреп яши башлагач кына, 1967 нче елнын 27 июлендә дәү әтием бакыйлыкка күчә. Дәү әтиебез безнең күңелләрдә яши. Мин –дәү әтиемнең оныгы- аны фотосурәтләрдән генә күреп белсәм дә, якын итәм, аның турындагы истәлекләрне яратып тыңлыйм, үзем белгәннәремне балаларыма да сөйлим. Димәк, буыннар чылбыры өзелмәгән, димәк, тарих безнең янәшәдә. Мин синең белән горурланам, дәү әти!